This version of the page http://www.azatliq.org/a/27603060.html (0.0.0.0) stored by archive.org.ua. It represents a snapshot of the page as of 2016-03-28. The original page over time could change.
Кырым каникулы: җеназа

Accessibility links

  • төп эчтәлек
  • төп меню
  • эзләү
кырым каникулы

Кырым каникулы: җеназа


  • Facebook челтәрендә уртаклаш
  • Вконтакте челтәрендә уртаклаш

Прагада укучы кырымтатар студенты Назлыхан кышкы ялында Кырымга кайтып килде. Ул андагы туганнарының һәм дусларының оккупация шартларында ничек яшәгәне турында Азатлыкка юлъязмасын тәкъдим итә.

Иртән торышка мине кайгылы хәбәр көтә иде. Бер туганыбыз вафат булган. Тиз генә җыенып юлга чыктык. Бик яшь иде апа. 39 гына яшь иде аңа. Алар Акмәчеттән 40 чакрымдагы бер авылда тора. 19 яшендә аның күз алдында бер кешене үтергәннәр. Шуннан соң ул каты авырып китеп дарудан башы чыкмаган. Менә үлеп тә киткән.

Кеше күп җыелды. Авылда генераторлар юк. Ут юк. Мәетне юу өчен суны урамда кайнаттык. Ашарга да урамда учакта пешердек. -10 дәрәҗә салкын иде ул көнне. Аяк-куллар өшеде, сизмәс хәлгә килде.

Сәясәт турында сөйләшү җеназа вакытында да туктамый. Кырымда Садых Табах исемле шактый тәэсирле эшкуар бар. Элек ул Акмәчет шәһәр шурасы депутаты да булган иде. Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзасы иде. Җеназада шуны яхшы белгән бер танышымны очраттым. Табахка Русия билгеләгән Кырым хакимияте аларны якласа һәм кырымтатар җитәкчеләренә каршы башкаларны да үгетләсә, бизнесына ярдәм вәгъдә иткәннәр дип ишеткән идем. Аның Кырым хакимиятләренә лояль икәнен дә ишеткән идем. Менә яңалык – аның “Королевский смак” ашамлыклар челтәре һәм “Виста” даруханәләрен дәүләт үзенә алган икән. Килешә алмаганнармы? Табахка янаулар булганмы? Шул турыда сөйләштек. Беркем дә төгәл генә әйтә алмый.

Өйгә бик туңып һәм арып кайттым. Безнең урам кап-караңгыда утыра иде. Өйдә салкын. Бүлмәдә 9 градус. Әти генераторны кабызды. Өстемнән дә салмыйча телевизор кабыздым.

Яңалыкларда Сүрия, Украина, Төркия. Кырымда -10 градуста өйләрнең җылытылмавы, өйләрдә ут булмавы турында бер сүз дә юк. Ә, юк. Ахырда бар икән. Щелкино авылы халкына хәрбиләргә ашарга пешерә торган кыр кухнясы китергәннәр, аларга җылы аш өләшәләр, халык бии, җырлый, өлкәннәр “без Русиядә!” дип куана.

Бүген беренче тапкыр Кырымнан тизрәк китәсем килде.

Кырым каникулы: җеназа (1:54)
Кырым каникулы: җеназа
0:00:00
йөкләү
  • MP3 - 64 kbps | 896.8kB

фикрләрне күрсәт

Back to top
XS
SM
MD
LG