This version of the page http://www.azatliq.org/a/27602738.html (0.0.0.0) stored by archive.org.ua. It represents a snapshot of the page as of 2016-03-28. The original page over time could change.
Казан вакыты: мәсьәләгә кабат әйләнеп кайту

Accessibility links

  • төп эчтәлек
  • төп меню
  • эзләү
аurupalı tatarstan

Казан вакыты: мәсьәләгә кабат әйләнеп кайту


  • Facebook челтәрендә уртаклаш
  • Вконтакте челтәрендә уртаклаш

Русиядә (Мәскәү+1) вакыт зонасының барлыкка килүе Казан вакытын да бер сәгать алга күчерү мәсьәләсен кабат тикшерү өчен бәлки бер форсат булыр.

Ульян өлкәсенең мәскәү вакытыннан бер сәгать алга (Мәскәү+1) күчүе мәгълүм булды. Ульян өлкәсе – Татарстанның көньяк-көнбатыш күршесе, ягъни Татарстаннан да көнбатыштарак урнашкан. Элегрәк Әстерхан өлкәсе дә мәскәү вакытыннан бер сәгать алга күчәргә карар итте. Анда үткәрелгән социологик тикшеренүләр, сораштырулар, медицина оешмалары вәкилләре белән киңәшүләр нәтиҗәсендә Әстерхан өлкәсе думасы кабул иткән канун өлгесен соңнан федераль үзәк тә хуплады.

Шулай итеп, без Русиядә (Мәскәү+1) тулы күләмле вакыт зонасы барлыкка килүен күрәбез. Аңа Татарстан белән бер меридианда (ә төбәкнең чын (кояш) вакыты нәкъ менә меридиан белән исәпләнә) урнашкан төбәкләр керә. Бу процессны башлап җибәргән Самар өлкәсе һәм Удмуртия республикасы хәзер инде аерым бер чыгармалар түгел.

Татарстанда Aurupalı Tatarstan блогы тарафыннан күтәрелгән Казан вакытын да бер сәгать алга күчерү башлангычы берничә түгәрәк өстәл сөйләшүе, матбугатта бәхәсләрдән соң ничектер онытылып калды. Русиядә (Мәскәү+1) вакыт зонасының барлыкка килүе бу мәсьәләне җәмгыятьтә кабат тикшерү өчен бәлки бер форсат булыр.

Владимир Җириновскийның Татарстанны Монголиягә күчерү таләпләренә карамастан, республика әле дә үз урынында кала, димәк безнең позиция үзгәрмәде: Татарстандагы хәзерге вакыт географик яктан дөрес түгел, биологик яктан уңайсыз, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк.

Казан вакытын бер сәгать алга күчерү өстенлекләре:

  • Энергияне гомум куллану кими
  • Халыкның электр энергиясе өчен түләүләре кими
  • Юл казалары, үлем-китемнәр кими
  • Ялга, саф һавада ял итүгә күбрәк вакыт кала
  • Республиканың көнчыгыш күршеләре белән эш итүче ширкәтләрдә экономия, керем арта

Инфограмнар:

бәйле язмалар

  • Күләгәдән чыгарга вакыт: Казан вакытын – бер сәгатькә алга

күрми калмагыз

  • татарстан

    Гүзәл Яхина: "Зөләйха – милләт түгел, аерым бер кеше тарихы"

  • әңгәмә

    Касьянов: "Хакимияткә килсәк, милләтләрнең хокукларын яклаучы Конституцияне тулысынча үтәр идек"

  • кырым

    Евровидение оештыручылары Җамала җырында сәяси төсмер тапмаган

  • татарстан

    Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды

  • дөнья

    Төркия урынына Иранмы?

  • татарстан

    "Телне үстерү эшен кечкенә балалардан башларга кирәк"

фикрләрне күрсәт

Back to top
XS
SM
MD
LG