This version of the page http://www.azatliq.org/a/27580500.html (0.0.0.0) stored by archive.org.ua. It represents a snapshot of the page as of 2016-03-28. The original page over time could change.
Морзаголов башкорт элитасының яңа лидеры булырмы?

Accessibility links

  • төп эчтәлек
  • төп меню
  • эзләү
комментар

Морзаголов башкорт элитасының яңа лидеры булырмы?

  • кәрим яуш

Ростислав Морзаголов чыгыш ясый (Артта - Мортаза Рәхимовның фанердан ясалган сурәте)

  • Facebook челтәрендә уртаклаш
  • Вконтакте челтәрендә уртаклаш

25 февраль Уфаның "Мюзик Холл" музыкаль ресторанында Башкортстанның ике президенты администрациясендә дә эшләп киткән Ростислав Морзаголов үзенең "Бөтен Русия Бабае яисә өяз демократиясе үзенчәлекләре" китабын тәкъдим итте.

Ростислав Морзаголов әйтүенчә, бу китапта ул Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов администрациясендә өч ел (2004-2007) эшләү чорында күпне күргән, күпне ишеткән кеше буларак үзе шаһит булган сәяси процессларга шәхси карашын белдерә. Китапны Мортаза Рәхимов заказы буенча язылган дип уйлаучыларга җавап биреп, автор мондый уйларны кире какты: “Мин Рәхимовны бернинди дә аклауга мохтаҗ түгел дип уйлыйм, Башкортстанда аны бик яхшы беләләр. Тарих барын да үз урынына куяр. Миңа нәрсәнедер бизәп күрсәтергә, уйлап чыгарырга кирәк булмады”, диде ул.

Яңа китап

Чынлап та китапта Мортаза Рәхимов көчле, принципиаль, максатчан шәхес итеп күрсәтелгән. Бер генә урында да Рәхимов канун бозучы яисә акча үзләштерүче сыйфатында тасвирланмаган. Гомумән, китапта бернинди дә ушны алырлык фактлар китерелми, әгәр кемнәргәдер тискәре бәһа бирелә икән – аларның исем-фамилиясе юк. Ә Мортаза Рәхимов – Башкортстан, республика халкы өчен җан атып йөрүче шәхес.

Шуңа күрә дә бу очракта китапның эчтәлеге түгел, ә аны бу фани дөньяга тудыру һәм аны Париж хәтле Париждан Уфага кайтып халыкка җиткерү сәбәпләре ныграк кызыксыну уята. Әлбәттә, бу китап бернинди дә кесә калынайта торган бизнес-проект җимеше түгел. Ни дисәң дә, 5000 данә белән басылган һәм һәрберсе 200 тәңкәгә сатылучы бу китап авторның юлга, таныштыру кичәсенә сарыф иткән акчаларын да капламаячак.

Журналист Эдвард Мурзин

Морзаголов оештырган китап кичәсендә катнашкан, 2014 елда Морзаголовның гамәлләренә шактый кискен бәя биргән Башкортстандагы билгеле сәясәт белгече, журналист Эдвард Мурзин Азатлык хәбәрчесенең сорауларына җавап биреп, китап авторының яңадан Башкортстанда күренә башлавын, алда торган Русия думасына сайлауда аның политтехнолог буларак катнашырга теләве белән аңлатты. “Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, түрәләр һәм җәмәгать эшлеклеләре аны белә, мөгаен, ул сайлауларда катнашып акча каерасы киләдер”, диде Мурзин.

Ростислав Морзаголов әлеге китап кичәсе алдыннан, 18 февральдә ufa1.ru сайты вәкиле белән әңгәмәләшкәндә, “бу тарихи чорда дәүләт хезмәтенә кире кайтмыйм” дип белдерә. Әңгәмәне дәвам итеп ул шулай ди: “Бөтен Русия Бабае” – һич тә депутатлыкка, губернаторлыкка, башка шуның ише урыннарга сайланырга чыгуга әзерлек түгел”.

Менә шушы урында “стоп” диясе килә. Морзаголовның бу сүзләре “Фрейд буенча теләкне ялгыш яңгыратуга” охшаган. Әлбәттә Ростислав әфәндене Башкортстандагы урта кул түрәлек кызыксындырмастыр, мөгаен. Ни дисәң дә Рәхимов чорында ул президентның пресс-сәркатибе булып кына эшләсә дә, ә Башкортстанның икенче президенты Рөстәм Хәмитов командасында президент администрациясе башлыгы урынбасары гына булса да, күпләр фикеренчә, республикадагы эчке сәясәткә аның тәэсире шактый көчле булган. Төрле дәрәҗәдәге түрәләрне билгеләгәндә аның сүзе үтемле сүз булган. Ягъни, республикада аны беләләр, байтак бүгенге түрәләр дә аңа рәхмәтле.

Морзаголов култамга өләшә

Монда шунысын да искә алырга кирәк: Морзаголовны 2004 елны Башкортстан “Ак йортына” республика президентының пресс-сәркатибе сыйфатында президент хакимияте башлыгы Радий Хәбиров китергән иде. Соңрак Мортаза Рәхимов белән Радий Хәбировның арасы бозылса да һәм Хәбиров урыныннан куылса да, әлеге вакытта Русия президентының эчке эшләр буенча идарәлеге башлыгы урынбасары булып эшләүче Хәбиров былтыр Мәскәүдән Уфага кайтып, Башкортстанның гамәли башлыгы Рөстәм Хәмитовның оппоненты, элекке президент Рәхимовны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Күпләр моны Хәмитовка каршырак гамәл дип кабул иттеләр.

Гомумән алганда, Рөстәм Хәмитов республика башына куелганнан соң хакимият дилбегәсен кулыннан ычкындырырга мәҗбүр булган, Рәхимов хакимлеге чорында барлыкка килгән башкорт элитасы, алдагы сайлауда реванш алырга ниятли дип исәпләнә. Башкорт җәмәгатьчелеге даими рәвештә Кремльгә Рөстәм Хәмитов өстеннән хатлар яза. Социаль челтәрләрдә Хәмитовны сәнәккә элә торган сәхифәләр ачып, анда һәрдаим тәнкыйть язмалары дөнья күрә.

Әмма электән калган башкорт элитасының бүген барысы да таныган лидеры юк. Рәхимов үзе карт, элекке премьер Раил Сарбаевны Хәмитов командасы җинаять эшләре тагып дегеткә буяп ташлады. Мондый шартларда Кремльдәге түрә Радий Хәбировка таяна алган (Морзаголовның мәрхүм әтисе белән Радий Хәбиров якын дуслар булган дип исәпләнә), республикадагы түрәләргә яхшы таныш булган, үзен башкорт дип йөрүче Ростислав Морзаголов, әлбәттә, яңа башкорт лидеры ролен башкара ала. Башкортларның элекке лидеры Мортаза Рәхимовны, аның образын олылый торган китап чыгару да шушы юнәлештәге адым була ала.

Бәлки шуны исәпкә алыптыр инде, Морзаголовның китап туена Башкортстанның рәсми түрәләреннән килүче булмады. Анда фәкать Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы башлыгы Борис Мелкоедов кына булып китте. Иң мөһиме – бу китап кичәсен республиканың рәсми мәгълүмат чаралары яктыртмады. Әйткәннәрне йомгаклап шундый нәтиҗә ясарга була: 25 февральдә Уфадагы бер ресторанда оештырылган чараны, бәлки, башкортларның элекке лидерын олылаган китап туе дип түгел, ә башкорт элитасының яңа лидерын күрсәтү кичәсе дип карарга кирәктер.

Белешмә: Ростислав Морзаголов Башкортстанның Күмертау шәһәрендә туа. 1995-97 елларда республикадагы “Советская Башкирия” гәзитендә хәбәрче булып эшли. 1997 елны Мәскәү дәүләт университетында укый башлый. 1999-2003 ОРТ телевизион каналында яңалыклар бүлегендә эшли. 2004-2007 Башкортстан президенты пресс-сәркатибе. 2007-2009 Русия торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртү фонды директоры. 2010-2011 Башкортстан президенты администрациясе башлыгы урынбасары. 2011-2013 “Төньяк Кавказ курортлары” акционер җәмгыятенең баш директоры урынбасары. Әлеге вакытта Морзаголов Парижда яши, Русия федерациясе сайлау системын үстерү институтының башкарма директоры.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

бәйле язмалар

  • "Урал" фонды хисаплары кулга алынды

күрми калмагыз

  • татарстан

    Гүзәл Яхина: "Зөләйха – милләт түгел, аерым бер кеше тарихы"

  • әңгәмә

    Касьянов: "Хакимияткә килсәк, милләтләрнең хокукларын яклаучы Конституцияне тулысынча үтәр идек"

  • кырым

    Евровидение оештыручылары Җамала җырында сәяси төсмер тапмаган

  • татарстан

    Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды

  • дөнья

    Төркия урынына Иранмы?

  • татарстан

    "Телне үстерү эшен кечкенә балалардан башларга кирәк"

фикрләрне күрсәт

Back to top
XS
SM
MD
LG