This version of the page http://www.azatliq.org/a/26631511.html (0.0.0.0) stored by archive.org.ua. It represents a snapshot of the page as of 2016-03-28. The original page over time could change.
"Урал" фонды хисаплары кулга алынды

Accessibility links

  • төп эчтәлек
  • төп меню
  • эзләү
башкортстан

"Урал" фонды хисаплары кулга алынды

  • мөнир вафин

Мортаза Рәхимов

  • Facebook челтәрендә уртаклаш
  • Вконтакте челтәрендә уртаклаш

"Башнефть" ширкәте эшен тикшерү кысасында Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе "Урал" хәйрия фондына кергән “Урал-Инвест” ширкәте хисапларын кулга алды.

"Башнефть" ширкәтен канунсыз хосусыйлаштыру буенча җинаять эше агымдагы елның апрелендә ачылган иде. Русиянең тикшерү бүлеге әлеге эш уңаеннан “Башнефть” хиссәләрен (акцияләрен) сатып алган “Система” ширкәте башы Владимир Евтушенковны 16 сентябрь өй сагына алды. Генераль прокуратура “Система”дан “Башнефть” хиссәләрен дәүләткә кайтаруын таләп итте. Сүз нефть компаниясенең 81,6% гади, 20,9% өстенлекле хиссәләре турында бара. Евтушенков исә гаепләүне танымавын белдерде.

Тикшерү бүлеге Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовны адвокаты аша сорау алырга чакыртса да, ул аны инкарь итте. 23 август Урал Рәхимовка федераль, 15 сентябрь халыкара эзләү игълан ителгән иде. 18 сентябрь “Урал” хәйрия фондында тентүләр узды. Инде килеп, 9-10 октябрь Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе “Башнефть”нең хиссәләре урлануы уңаеннан җинаять эшен тикшерү кысасында “Урал” хәйрия фонды акчаларын кулга алу турында карар чыгарды. Әлеге фондта 63 миллиард сум акча исәпләнә. Ул берничә банкның хисабында саклана, кайсы банкларда икәнлеге бәян ителми. Әлеге фондның шура рәисе булып элекке президент Мортаза Рәхимов тора. Фондның генераль директоры элекке хөкүмәт җитәкчесе милләте белән татар Рим Бакиев.

Мортаза Рәхимов "Салават Юлаев" җиңүен бәйрәм итә

“Урал” хәйрия фонды акчалары кулга алыну белән фондның мәгълүмат үзәге күрсәтелгән иганәләре турында хәбәр итеп, бик күп мәрхәмәтле эшләргә ярдәм итү туктатылуы турында чаң кага башлады. Аңа караганда, фонд бик күп җәмәгатьчелек оешмаларына, гарипләргә, ветераннарга, мәдәнияткә, спортка даими ярдәм итеп тора. “Урал” хәйрия фонды “Салават Юлаев” хоккей такымы һәм аның “Толпар” исемендәге яшьләр төркемнәренә, Нефтекама шәһәрендәге “Торос” һәм “Батыр” хоккей такымнарының генераль иганәчесе булып тора. Фонд акчаларын кулга алу әлеге төркемнәрне, шулай ук Уфаның Җәмигъ мәчетен төзү, ветераннар өчен һоспитальгә яңа бина төзетү кебек эшләрне туктата. Фондның интернет сәхифәсендәге мәгълүматларга караганда, 2006 елның апреленнән 2014 елның сентябренә кадәр 285 оешмага 26,78 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Билгеле этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков, бу уңайдан фикерләре белән бүлешеп, “Азатлык”ка шуларны әйтте:

Илдар Габдрафыйков

“Мортаза Рәхимов август башында Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка ачык хат язган иде. Анда 20 миллиард сумнан артык ярдәм күрсәтелүе телгә алынды, фонд тирәсендәге хәлләр уңаеннан ярдәм сорады. Хәмитов ягыннан, әлбәттә, бернинди дә ярдәм булмады. Әлеге фонд җәмәгатьчелек оешмаларына ярдәм итә диелә. Башкорт җәмәгатьчелек оешмаларына, бәлки, ярдәм итәдер, тик татар оешмаларына бер тиен дә ярдәме тигәне булмады. “Башнефть” иртәме-соңмы дәүләт кулына күчәчәк. Ләкин ул Башкортстанга кайтмый. Башкортстан ягы бары тик “Урал” хәйрия фонды акчаларына гына өмет итә. Ул өмет никадәр тормышка ашар, әлегә әйтеп булмый. Тагын шуны да әйтергә кирәк, әлеге фонд ярдәме белән республика хакимиятен даими тәнкыйтьләп торган “Bonus” гәзите чыгарылды. “Күк бүре” кебек ошмаларның каршылык чараларына ярдәм күрсәтелде. Шундый гамәлләрдән соң Рәхимовның Хәмитовтан ярдәм соравы мантыйкка сыймый. “Урал” фонды акчаларын кулга алуны җәмәгатьчелек яхшы хәбәр буларак кабул итә дип уйлыйм.”

бәйле язмалар

  • Бигнов Рәхимовтан "Башнефть" акчаларын кайтаруны таләп итә

  • Ринат Гатауллин: "Башнефть" эшендә төп карак – Мортаза Рәхимов"

  • Рәхимовның "Урал" фондында тентүләр узды

  • "Башнефть" хиссәләре өчен Евтушенковны Ходорковский язмышы көтмәсме?

  • Тикшерү комитеты Рәхимовларны сорау алуга чакыра

соңгы язмалар

  • Төркия һәм Казакъстанда Башкортстан вәкиллекләрен пантөркичелек өрәге яба сыман

  • Уфада "Ак калфак" оешмасы татар мәдәни үзәген ачты

  • Уфада альтернатив Нәүрүз бәйрәме узды

  • Башкортстан "Татар кызы-2016" бәйгесендә Эдельвейс Ихсанова җиңде

  • “Чиркәвебезнең яртысы – татар”

  • Диләфрүз Хәйруллина: Казаннар Мәскәүләр кебек татар телен сакламый

күрми калмагыз

  • татарстан

    Гүзәл Яхина: "Зөләйха – милләт түгел, аерым бер кеше тарихы"

  • әңгәмә

    Касьянов: "Хакимияткә килсәк, милләтләрнең хокукларын яклаучы Конституцияне тулысынча үтәр идек"

  • кырым

    Евровидение оештыручылары Җамала җырында сәяси төсмер тапмаган

  • татарстан

    Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды

  • дөнья

    Төркия урынына Иранмы?

  • татарстан

    "Телне үстерү эшен кечкенә балалардан башларга кирәк"

фикрләрне күрсәт

Back to top
XS
SM
MD
LG