This version of the page http://www.azatliq.org/a/26589926.html (0.0.0.0) stored by archive.org.ua. It represents a snapshot of the page as of 2016-03-28. The original page over time could change.
"Башнефть" хиссәләре өчен Евтушенковны Ходорковский язмышы көтмәсме?

Accessibility links

  • төп эчтәлек
  • төп меню
  • эзләү
дөнья

"Башнефть" хиссәләре өчен Евтушенковны Ходорковский язмышы көтмәсме?

  • ландыш харрасова

Владимир Евтушенков

  • Facebook челтәрендә уртаклаш
  • Вконтакте челтәрендә уртаклаш

"Башнефть" хиссәләрен сатып алган "Система" ширкәте җитәкчесе Евтушенков өй сагына алынган. Бу эшне "Роснефть" җитәкчесе Сечин белән бәйлиләр. Евтушенковның "Башнефть" хиссәләрен сатарга ризалашмавы сәбәпле, аны электән үк кулланылган юл белән читләштерергә булганнар, күрәсең.

"Система" ширкәте җитәкчесе Владимир Евтушенковка "Башнефть" эше нигезендә "акча юуда" гаепләү белдерелгән. Ул ноябрь уртасына кадәр өй сагына алынган. Шул ук вакытта бизнесменның якыннары Евтушенков "Башнефть"ны саткан булса проблемнар чыкмаган булыр иде дип саный.

Массакүләм мәгълүмат чаралары Евтушенков тирәсендәге хәлләрне ЮКОС эше белән бәйли. Аның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский Евтушенков милекне таләп иткән шартларда бирмәү сәбәпле, шундый хәлгә очраган дип исәпли.

Ул "Система" башлыгының язмышын "Роснефть" президенты Игорь Сечин мәнфәгатьләре белән бәйле дип саный. Аерым алганда, "Роснефть"ның нефть табышы кимү мөмкинлеген исәпкә алып, аны "Башнефть" белән кушып бу күрсәткечләрне арттырмакчылар, әмма Евтушенков үз хиссәләрен сатудан баш тарткан.

"Шуңа инде күптән кулланылган юл белән хәрәкәт итәргә булганнар", ди Ходорковский.

Ул РБКга биргән әңгәмәсендә Евтушенковны хакимиятләрнең шартлары белән килешергә киңәш итте.

"Әгәр хакимият белән килешүгә барырга мөмкинлек булса моннан файдаланырга кирәк. Әгәр Путинга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булса, Путинга мөрәҗәгать итәргә. Төрле шартларда сөйләшүдән кимсенергә кирәкми", диде ул.

Кремльдә Владимир Евтушенков белән килеп туган хәлне сәясәткә бәйле түгел дип белдерәләр.

"Башнефть" нигезендә җинаять эше инде июльдә үк ачылган иде. Тикшерү фикеренчә, атасының Башкортстан президенты булуыннан файдаланып, Урал Рәхимов хиссәләрне үзләштергән. 2009 елны "Система" 2,5 миллиард долларга "Башнефть"ның хиссәләрен сатып алды.

"Башнефть"ның элекке җитәкчесе Урал Рәхимов ширкәт хиссәләрен үзләштерү эше нигезендә кичә рәсми рәвештә халыкара эзләүгә игълан ителде. Урал Рәхимов Русия җинаять кодексының 160 һәм 174нче мәддәләре нигезендә “канунсыз кергән акчаларны рәсмиләштерү” һәм “зур күләмдә акча туздыруда” гаепләнә. Аның төгәл яшәү урыны билгесез булу сәбәпле гаепләү читтән торып белдерелгән. Элегрәк Урал Рәхимов “Башнефть” оешмасын үзләштерү өчен дәүләткә 60 миллиард сумны кайтарырга әзерлеге әйтелгән иде.

Евтушенковның сак астына алынуыннан соң, "Система" һәм аның кече ширкәте булган МТС һәм "Башнефть"ның хиссәләре бәясе Мәскәү биржасында ишелеп төште. "Роснано" җитәкчесе Анатолий Чубайс сүзләренчә, бу хәлнең Русия икътисады үсеше тоткарланган вакытта туры килеп илнең бизнесына зур зыян китерә.

бәйле язмалар

  • Тикшерү комитеты Рәхимовларны сорау алуга чакыра

соңгы язмалар

  • Төркия һәм Казакъстанда Башкортстан вәкиллекләрен пантөркичелек өрәге яба сыман

  • Уфада "Ак калфак" оешмасы татар мәдәни үзәген ачты

  • Уфада альтернатив Нәүрүз бәйрәме узды

  • Башкортстан "Татар кызы-2016" бәйгесендә Эдельвейс Ихсанова җиңде

  • “Чиркәвебезнең яртысы – татар”

  • Диләфрүз Хәйруллина: Казаннар Мәскәүләр кебек татар телен сакламый

күрми калмагыз

  • татарстан

    Гүзәл Яхина: "Зөләйха – милләт түгел, аерым бер кеше тарихы"

  • әңгәмә

    Касьянов: "Хакимияткә килсәк, милләтләрнең хокукларын яклаучы Конституцияне тулысынча үтәр идек"

  • кырым

    Евровидение оештыручылары Җамала җырында сәяси төсмер тапмаган

  • татарстан

    Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды

  • дөнья

    Төркия урынына Иранмы?

  • татарстан

    "Телне үстерү эшен кечкенә балалардан башларга кирәк"

фикрләрне күрсәт

Back to top
XS
SM
MD
LG