This version of the page http://www.azatliq.org/a/24359766.html (0.0.0.0) stored by archive.org.ua. It represents a snapshot of the page as of 2016-03-28. The original page over time could change.
Изместьевка карата хөкем карары көчендә калды

Accessibility links

  • төп эчтәлек
  • төп меню
  • эзләү
башкортстан

Изместьевка карата хөкем карары көчендә калды

  • фәнис фәтхи

Игорь Изместьев

  • Facebook челтәрендә уртаклаш
  • Вконтакте челтәрендә уртаклаш

Башкортстаннан Русия Федерация шурасындагы элекке сенатор, ә соңгы биш елда Мәскәү төрмәсендә утыручы Игорь Изместьев чираттагы җиңелү ачысын татыды. Русия Югары мәхкәмәсе аңа карата Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе узган ел азагында чыгарган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Игорь Изместьевка гомерлек төрмә җәзасы карарын чыгарган иде. Элекке сенатор оешкан җинаятьчел төркем туплап, берничә кешене үтертүдә һәм террор гамәлләре оештыруда гаепләнде.

Игорь Изместьев үзе Русия Югары мәхкәмәсе утырышында чыгыш ясап, үзенә ташланган гаепләрне нахак дип бәяләде һәм кеше үтертүләргә аның һичнинди сәбәпләре булмавын әйтте. “Ул җинаятьләр фәкать бер кеше мәнфәгатьләрендә генә башкарылган һәм ул кешенең исемен тикшерүчеләр бик яхшы белә”, - дип белдерде Игорь Изместьев, Урал Рәхимовка ишарәләп.

Элекке сенаторга ягылган гаепләр кеше хокукларын яклаучыларда, аерым алганда “Кеше хокуклары хакына” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономаревта бик күп сораулар тудырган. Хәтта бу эш буенча шаһитлык кылган Юрий Бушевның фикерләре дә Игорь Изместьевка карата белдерелгән гаепләрнең расланмаган булуын дәлилли. Аның сүзләренчә, элекке сенатор һәм эшкуар Игорь Изместьевка тагылган гаепләр дөрес түгел.

“Кылынган җинаятьләрдә һәм Уфадагы террор чараларын оештыруда Изместьев түгел, ә Башкортстанның элекке хакимиятләрендәге кешеләр гаепле, - ди Бушев әфәнде. – Минем хатынымны үтертүдә һәм миңа һөҗүм ясарга маташуда да Изместьевның гаебе юк. Чөнки минем бизнес өлкәсе Изместьевныкы белән каршылыкка кермәде. Ә менә Урал Рәхимов эшчәнлеге белән андый хәлләр булды”.

Юрий Бушев моңа кадәр дә ил җитәкчелегенә һәм хокук саклау оешмалары башлыкларына шушы хакта әйтә килүен, ләкин аларның моңа тиешле игътибар бирмәвен ассызыклый. “Тикшерүчеләр үзләре дә коррупция тозагына эләккән”, ди ул.

Илдар Габдрафыйков

Уфадагы танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, Изместьевка бәйле гаепләүләрдә сәясәт тә, бизнес та, криминал да бергә үрелгән. “Мәскәүнең иң югары түрәләреннән фатыйха, сәяси ихтыяр булмыйча, Игорь Изместьев белән бәйле булган Башкортстандагы башка кешеләргә кагылмаячаклар”, - ди Илдар әфәнде.

Шулай итеп, Игорь Изместьевның һәм аның белән бергә гаепләнүче тагын 12 кешенең эшенә карата Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә чыгарылган карар үз көчендә калдырылды. Элекке сенаторның адвокатлары хәзер, гаделлек юллап, Кеше хокуклары буенча Европа мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен белдерә.

бәйле язмалар

  • Изместьевка хөкем карары көчендә калды

соңгы язмалар

  • Төркия һәм Казакъстанда Башкортстан вәкиллекләрен пантөркичелек өрәге яба сыман

  • Уфада "Ак калфак" оешмасы татар мәдәни үзәген ачты

  • Уфада альтернатив Нәүрүз бәйрәме узды

  • Башкортстан "Татар кызы-2016" бәйгесендә Эдельвейс Ихсанова җиңде

  • “Чиркәвебезнең яртысы – татар”

  • Диләфрүз Хәйруллина: Казаннар Мәскәүләр кебек татар телен сакламый

күрми калмагыз

  • татарстан

    Гүзәл Яхина: "Зөләйха – милләт түгел, аерым бер кеше тарихы"

  • әңгәмә

    Касьянов: "Хакимияткә килсәк, милләтләрнең хокукларын яклаучы Конституцияне тулысынча үтәр идек"

  • кырым

    Евровидение оештыручылары Җамала җырында сәяси төсмер тапмаган

  • татарстан

    Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды

  • дөнья

    Төркия урынына Иранмы?

  • татарстан

    "Телне үстерү эшен кечкенә балалардан башларга кирәк"

Back to top
XS
SM
MD
LG