This version of the page http://www.azatliq.org/a/2236322.html (0.0.0.0) stored by archive.org.ua. It represents a snapshot of the page as of 2016-03-28. The original page over time could change.
Мортаза Рәхимов “Урал” фондын җитәкләячәк

Accessibility links

  • төп эчтәлек
  • төп меню
  • эзләү
башкортстан

Мортаза Рәхимов “Урал” фондын җитәкләячәк

  • мөнир вафин

Башкортстанның элекке һәм хәзерге президентлары аңлашканнар булса кирәк

  • Facebook челтәрендә уртаклаш
  • Вконтакте челтәрендә уртаклаш

Хөкүмәт киңәшмәсендә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов ягулык-энергетика тармагын саткан акчалар мәсьәләсенең чишелүен ирештерде.

Республиканың нефть тармагын саткан акчалар “Инзәр”, “Юрүзән”, “Урал” һәм “Агыйдел” фондларында саклана иде. Хәзер алар бер фондка берләштерелеп, “Урал” хәйрия фонды булдырылачак.

Бу акчалар дүрт банкка бүленеп салынган. Бу хакта Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов ирештерде. Аның сүзләренчә, болар: Уралсиб, ВТБ, Дәүләт саклык банкы һәм Газпромбанкы.

Бу банкларга барлыгы 63 миллиард сум акча салынган. Алардан ел саен 4,5 миллиард сум файда керәчәк. Моңа кадәр аларның проценты 1,5 булса, хәзер ул 6 процент тәшкил итәчәк.

Кергән 4,5 миллиард файданың ел саен 1,5 миллиарды спортка, 2,5е социаль өлкәгә китәчәк. Калган ярты миллиардның язмышы билгеле түгел.

“Урал” хәйрия фонды җитәкчесе итеп Мортаза Рәхимов билгеләнде. Ул бу урында биш ел эшләячәк.

Мортаза Рәхимов кайбер фикерләре белән бүлешеп, үзенең хәйрия фондында җәмәгатьчелек башлангычында эшләвен ирештерде.

Элекке президент Пушкин урамындагы йортыннан “Газпром”нан сатып алган яңа фатирга күчкән. Ул хатынының 95 яшьлек урын өстендә яткан әнисе дә үзләрендә торуын ирештерә.

Мортаза Рәхимов яңа президентның кайбер кадрлар сәясәтенә кагылып: “финанс министры Айрат Гаскәровның, Стәрлетамак башы Хәйдәр Шаһиев һәм Иглин районы хакимияте башы Ришат Исхаковларны вазыйфаларыннан бушатуны хупламасам да, алар урынына көчлерәк кешеләр килгәндер дип өметләнәм”, диде.

соңгы язмалар

  • Уфада альтернатив Нәүрүз бәйрәме узды

  • Башкортстан "Татар кызы-2016" бәйгесендә Эдельвейс Ихсанова җиңде

  • “Чиркәвебезнең яртысы – татар”

  • Диләфрүз Хәйруллина: Казаннар Мәскәүләр кебек татар телен сакламый

  • Һонгконгтан программист Юлдаш Ягъфәров: "Мин – Татарстаннан! дип әйтәм"

  • Кем ул – Себер ханбикәсе Сүзге?

күрми калмагыз

  • татарстан

    Гүзәл Яхина: "Зөләйха – милләт түгел, аерым бер кеше тарихы"

  • әңгәмә

    Касьянов: "Хакимияткә килсәк, милләтләрнең хокукларын яклаучы Конституцияне тулысынча үтәр идек"

  • кырым

    Евровидение оештыручылары Җамала җырында сәяси төсмер тапмаган

  • татарстан

    Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды

  • дөнья

    Төркия урынына Иранмы?

  • татарстан

    "Телне үстерү эшен кечкенә балалардан башларга кирәк"

фикрләрне күрсәт

Back to top
XS
SM
MD
LG