This version of the page http://www.azatliq.org/a/2210641.html (0.0.0.0) stored by archive.org.ua. It represents a snapshot of the page as of 2016-03-28. The original page over time could change.
Акчалар – хәйриядә, хәйрия – Рәхимов кулында

Accessibility links

  • төп эчтәлек
  • төп меню
  • эзләү
комментар

Акчалар – хәйриядә, хәйрия – Рәхимов кулында


Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов

  • Facebook челтәрендә уртаклаш
  • Вконтакте челтәрендә уртаклаш

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов республиканың нефть тармагы предприятиеләрен сатудан кергән 2 миллиард долларның һаман да үз карамагында калуын таныды. Русиянең сәяси җитәкчелеге дә, хокук саклау оешмалары да әлегә моңа битараф калды.

25 октябрь Интерфакс агентлыгына биргән әңгәмәсендә Мортаза Рәхимов ачыктан-ачык, Башкортстан җәмәгатьчелеген борчыган үтә җитди бер сорауга җавап бирде: республиканың ягулык-энергетика комплексының нефть тармагы предприятиеләрен сатудан кергән 2 миллиард долларның үз карамагында икәнлеген белдерде.

Мортаза Рәхимов: “Нефть акчалары хәйрия фондларында саклана”

Рәхимов әйтүенчә, ул акчалар, әлеге вакытта чит илдә яшәүче улы Урал Рәхимов катнашлыгында булдырылган дүрт хәйрия фондына – “Агыйдел”, “Урал”, “Инҗәр” һәм “Юрүзән” исемле фондларга кертелгән. Һәм ул акчаларны кая, ничек тоту мәсьәләсен Мортаза Рәхимов берүзе генә хәл итә икән.

“Ул акчаларны кем алды, кайда алар, ул акчалардан кем файдалана?” дигән туры сорауга Мортаза Рәхимов большевикларча туры җавап бирә:

“Сатудан кергән акчалар оффшорлардагы яисә Русиядән читтәге шәхси хисапларга күчерелгән дип шикләнүләр, гаепләүләр гадел дә, дөрес тә түгел. Башкортстан ягулык-энергетика комплексын саткандагы акчалар “Агыйдел”, “Урал”, “Инҗәр” һәм “Юрүзән” хәйрия фондларына күчерелде.

Янә кабатлыйм: акчалар монда, аларны беркем дә урламады, беркая да чыгармады. Моны теләсә нинди тикшерү раслаячак”, диде Мортаза Рәхимов.

Шуннан соң, Рәхимовка иң мөһим сорау бирелә: “Ул хәйрия фондларын кем җитәкли?”

Рәхимов балалар самимилеге белән шик калдырмаслык итеп җавап бирә: “Моның белән рәис буларак мин шөгыльләнәм”.

Шулай итеп, Башкортстан башында 20 ел буена җитәкче булып утырган Мортаза Рәхимов, республика корылмаларын саткан акчалар бюджетка кертелмичә, берүзе җитәкләгән һәм хөкүмәткә буйсынмый торган ниндидер “хәйрия” фондларында ятуын таныды. Алай гына да түгел, әлеге әңгәмәсендә Мортаза Рәхимов ул акчаларны үзбелдеге белән генә теге яисә бу якка юнәлтүен таныды.

Аңлашыла ки, теләсә кайсы мәдәни, демократик илдә бу әңгәмә бомба шартлавын хәтерләтер иде. Әмма хакимият вертикальләре арасында адашып калган “суверен демократияле” Русиядә хәлләр башкачарак тора. Хәтерләсәгез, президентлыктан киткән вакытында Русия президенты Мортаза Рәхимовның түшенә Русиянең иң абруйлы I дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын кадаган иде.

Ә бит әлеге вакытта Башкортстанның бюджеты дистәләгән миллиард сумлык дефицит белән төзелде. Рәхимов карамагындагы акчаларның биштән бер өлеше генә дә республика бюджетының бар тишекләрен ямарга җитәр иде.

Кәрим Яуш

Башкортстан

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

күрми калмагыз

  • татарстан

    Гүзәл Яхина: "Зөләйха – милләт түгел, аерым бер кеше тарихы"

  • әңгәмә

    Касьянов: "Хакимияткә килсәк, милләтләрнең хокукларын яклаучы Конституцияне тулысынча үтәр идек"

  • кырым

    Евровидение оештыручылары Җамала җырында сәяси төсмер тапмаган

  • татарстан

    Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды

  • дөнья

    Төркия урынына Иранмы?

  • татарстан

    "Телне үстерү эшен кечкенә балалардан башларга кирәк"

фикрләрне күрсәт

Back to top
XS
SM
MD
LG