Мортаза Рәхимов: “Нефть акчалары хәйрия фондларында саклана”
- Facebook челтәрендә уртаклаш
- Вконтакте челтәрендә уртаклаш
фикерләр
Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов вазыйфасыннан киткәннән соң беренче күләмле әңгәмә бирде.
“Интерфакс” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмә
Шул ук вакытта ул, тулаем алганда, республикада тотрыклылык, тынычлык хөкем сөрүен дә билгеләде.
Нефть акчалары читкә чыгарылмаган
Мортаза Рәхимов республиканың ягулык-энергетика тармагын саткан акчаның кая китүен дә ачты. Аның сүзләренчә, алар “Юрүзән”, “Урал”, “Инзәр” һәм “Агыйдел” исемле хәйрия фондларында саклана. “Ул акчалар республикадан читкә чыгарылмаган, ә Башкортстан файдасына эшли. Хәйрия фонды Нобель фонды кебек, аның процентлары һәр ел социаль проблемнарны чишүгә бүленә. Мәсәлән, соңгы ике елда 9.6 миллиард сум акча бүленде. Алар 64 балалар йортына, 100дән артык хастаханә һәм ширкәтләргә бүленде”, - диде Рәхимов. Ул фонд белән үзенең җитәкчелек итүен дә ирештерде.
Иң аз пенсия алучы элекке төбәк җитәкчесе
Элекке президент үзенең айлык пенсиясе 87 мең сум булуын ирештерде. Аның сүзләренчә, бу элекке төбәк җитәкчеләре арасындагы иң аз пенсия. “Мин шул пенсиягә лаек һәм кешеләрнең күзләренә карарга оялмыйм”, - дип белдерде Рәхимов. “Регнум” мәгълүмат агентлыгы хәбәренә караганда, иң зур пенсия Минтимер Шәймиевныкы. Аның айлык пенсиясе 352 мең сум тәшкил итә. Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужковның пенсиясе 247 мең сум булачак.
соңгы язмалар
-
Уфада альтернатив Нәүрүз бәйрәме узды
-
Башкортстан "Татар кызы-2016" бәйгесендә Эдельвейс Ихсанова җиңде
-
“Чиркәвебезнең яртысы – татар”
-
Диләфрүз Хәйруллина: Казаннар Мәскәүләр кебек татар телен сакламый
-
Һонгконгтан программист Юлдаш Ягъфәров: "Мин – Татарстаннан! дип әйтәм"
-
Кем ул – Себер ханбикәсе Сүзге?
күрми калмагыз
-
татарстан
Гүзәл Яхина: "Зөләйха – милләт түгел, аерым бер кеше тарихы"
-
әңгәмә
Касьянов: "Хакимияткә килсәк, милләтләрнең хокукларын яклаучы Конституцияне тулысынча үтәр идек"
-
кырым
Евровидение оештыручылары Җамала җырында сәяси төсмер тапмаган
-
татарстан
Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды
-
дөнья
Төркия урынына Иранмы?
-
татарстан
"Телне үстерү эшен кечкенә балалардан башларга кирәк"
фикрләрне күрсәт