This version of the page http://www.azatliq.org/a/24606510.html (0.0.0.0) stored by archive.org.ua. It represents a snapshot of the page as of 2016-04-17. The original page over time could change.
Оренбур төбәгендә Сабантуйлар башланды

Accessibility links

  • төп эчтәлек
  • төп меню
  • эзләү
татар дөньясы

Оренбур төбәгендә Сабантуйлар башланды

  • фирүзә әбсәләмова

Сабантуй мизгелләре

  • Facebook челтәрендә уртаклаш
  • Вконтакте челтәрендә уртаклаш

Узган шимбәдә Оренбур төбәгенең татар авылларында беренче Сабантуйлары гөрләде. Төбәктә җитмешкә якын татар авылы бар. Сабантуй шуларның берсендә – үзәктән алтмыш чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан Сакмар районының Үрге Чебенле авылында да үтте.

Әлеге авылда бер мең тирәсе халык яши. Тарихка әйләнеп кайтсак, бу якларга татарлар XVIII гасырда Каргалыдан килеп урнаша. Шул вакыттан бирле бер районның ике татар авылы аралашып яши.

Элек-электән урман аланчыгындагы бу урын махсус Сабантуй урыны саналган.Тик Сабантуй соңгы җиде ел дәвамында мәдәният йорты каршында үткәрелеп килде. Халык элекке мәйданны сагынган. Бәйрәмгә килүчеләр арасында тирә-як авыллардан җыелучылар да күп иде. Ат чабышы ярышына авыл юрткыларының иң яхшылары җыелды. Җиңүчеләр дә бәйрәмнең иң кыйммәтле бүләкләренә лаеклы булды. Беренче булып Рыжик исемле атта Раил Рәхмәтуллин килде. Хезмәт алдынгыларына район, авыл хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Раил Рәхмәтуллин

Сабантуй уеннары: ат чабышлары, капчык белән бәрешү, аркан тартышу, баганага менү, чиләк белән су ташу, озын колганы үтеп сарык алу һәм бәйрәмнең үзәге булган көрәш мәйданы – Үрге Чебенле авылында болар барысы да гореф-гадәт буларак сакланып килә.

Үрге Чебенле үзешчәннәре

Тамашачыларының саны буенча сәхнә тирәсе дә ат чабышы мәйданы белән ярыша ала иде. Тамашачыларга үз моңнарын авылдашлары да яңгыратты, алар арасында мәктәп балаларыннан алып олы яшьтәгеләргәчә бар иде. Ә инде сәхнә түрендә кадерле кунак – Оренбурның “Тургай” халык фольклор коллективы булды.

“Тургай” халык фольклор коллективы

Мәйдан батыры булып Татар Каргалы көрәшчесе Дамир Бәширов калды, көрәштә башка урыннарны яулаучылар арасында да каргалылар иде. Татар көрәшенең Каргалыда популярлыгы авылда көрәш секциясе эшләве белән аңлатыла.

Камил Галиәскәров

23 июньдә Татар Каргалы авылы җирлегендә өлкә Сабантуе үтәчәк. Сакмар районы шурасы башлыгы карары нигезендә өлкә бәйрәменә хәзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзелгән. Узган елда Әсәкәйдә үткән өлкә Сабантуенда Татарстаннан килгән Балык Бистәсе районы вәкилләре җитәкчелегендәге зур делегация катнашкан булса, бу юлы кунаклар Тукай районыннан булачак. Шулай ук узган елдагы кебек, Оренбур Сабантуена җырчы Айдар Галимов та көтелә. Әлбәттә, сәхнәдән татар халык җырларын төбәкнең һәвәскәр җырчылары да яңгыратачак.

Сабантуй мизгелләре

бәйле язмалар

  • Башкортстанда Сабантуйлар дәвам итә

  • Польша татарлары өч көнлек Сабантуй чараларына әзерләнә

соңгы язмалар

  • "Татарның милли бизәкле киемен дөньяга танытасым килә"

  • Коррупциягә каршы көрәшеп танылган активист "Бердәм Русия" праймеризында катнаша

  • Җәмилев: "Мәҗлесне тыю – кырымтатарларны "экстремист" дип атауга тиң булачак"

  • Казан патша чоры урыслаштыруына кайта бара

  • Казан үзәгендәге байлар бистәсендә шыпырт кына мәчет төзелә

  • Чаллы татар яшьләре татар мәгарифе турында сөйләште

күрми калмагыз

  • татарстан

    Рәфис Кашаповны кырысрак төрмәгә күчерергә мөмкиннәр

  • пәрәвез

    "Татарча сөйләшү оят түгел, әйдәгез бергәләп аралашыйк!"

  • татар дөньясы

    Европа татарлары альянсының Миңнеханов белән очрашуы да Мәскәү күзәтүендә узды

  • татар дөньясы

    АКШта яшәүче татарлар Тукайның "Шүрәле" поэмасын укый

  • татарстан

    Рузил Мингалимов: "Бердәм Русия"дән чыгу таләбе нигезсез"

  • татарстан

    Мисбах Сәхәбетдинов: "Түбәтәйне салдырмый гына да бармакны дәвалап була иде"

Back to top
XS
SM
MD
LG