This version of the page http://www.azatliq.org/a/27602865.html (0.0.0.0) stored by archive.org.ua. It represents a snapshot of the page as of 2016-03-28. The original page over time could change.
Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды

Accessibility links

  • төп эчтәлек
  • төп меню
  • эзләү
татарстан

Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды

  • гафиулла газиз

Гаепләнүче 85 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов

  • Facebook челтәрендә уртаклаш
  • Вконтакте челтәрендә уртаклаш

Узган ел Чаллыда табиб Андрей Железновны кул таягыннан ясалган коралдан атып үтерүдә гаепләнүче 85 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновка карата 10 мартта мәхкәмә утырышы узды. Киләсе утырыш 5 апрельгә билгеләнде.

Мәхкәмә утырышы башланыр-башланмас борын ук аның канунилыгы хакындагы мәсьәлә килеп басты. Хөкемдар утырыш залына килеп керү белән шундый сорау юллады: гаепләнүчегә мәхкәмә утырышлары башланачагы хакында кайчан җиткерелгән һәм ул әлеге карарга кайчан имза куйган? Мисбах Сәхәбетдиновның үзеннән дә бик тәсфилләп әлеге карарга имза куюы белән кызыксындылар. Мисбах бабай олы яшьтә булу һәм дә колагы начар ишетү сәбәпле, ни белән кызыксынуларын тиз генә төшенә алмады, сорауга да тәгаен җавап алынмады.

Аннан инде гаепләүче як, прокуратура хезмәткәре ашыгып-ашыгып каядыр шалтыратты, белеште. Нәтиҗәдә, хөкемдар “канун буенча мәхкәмә башланачагы хакында гаепләнүчегә биш тәүлек алдан белдерелергә тиеш. Аңа бу хакта 5 мартта белдерелгән. Әле биш тәүлек узмаган. 10 мартта мәхкәмә утырышын башлау кануни булмаячак. Мәхкәмә утырышын башлап, нинди дә булса карар чыгарсак та, дөрес булмаячак. Аны теләсә кайчан кире кага алачаклар. Шунлыктан нинди дә булса карар кабул итү өчен без киңәшмә бүлмәсенә керергә тиешлебез”, дип белдерде.

Мисбах Сәхәбетдиновны машинадан чыгаралар

​Хөкемдар киңәшмә бүлмәсеннән чыккач гаепләнүче Мисбах Сәхәбетдинов мондый үтенечен җиткерде: "Мин җәмгыять өчен куркыныч кеше түгел. Инде бакчаларда да язгы эшләр башланырга тора. Шунлыктан, тикшерүләр, мәхкәмә эшләре барышында мине иреккә чыгарсагыз иде”. Бабайның яклаучысы Гөлшат Шакирова да әлеге сорауны яклап чыкты. “Мисбах бабай төрмәдә дә биш вакыт намазын калдырмый. Яше дә өлкән. 14 мартта 86 яшь тула. Чистай төрмәсеннән Чаллы мәхкәмәләренә ара ерак, ул аларны авыр кичерә. Төрмәдән азат итү гозерен мин дә хуплыйм”, диде. Әлеге гозерләргә колак салучы булмады. Казый әфәнде Мисбах Сәхәбетдиновның сак астында тотылуын тагын дүрт айга озайту турында карарын җиткерде, алдагы мәхкәмә утырышының 5 апрельгә билгеләнүен әйтте. Мәрхүм Андрей Железновның хатыны һәм кызы бу карардан риза булуларын әйтте. Утырыш шуның белән тәмам булды.

Мисбах бабай иреккә чыгаруларын сорый

​Кайбер нечкәлекләргә дә тукталыйк. Мисбах Сәхәбетдиновны һәм тагын берничә тоткынны мәхкәмә бинасына ГАЗ автобусында алып килделәр. Аларны шушы транспортта Чистай төрмәсеннән үк алып килгәннәрме, Чаллыда күчереп утыртканнармы, ачыклау мөмкин булмады. Мәхкәмә бинасы тугыз катлы. Лифт дигәннәре берәү генә, дүрт кешене генә күтәрә. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, көтеп торулары үзе бер газап. Ике полиция хезмәткәре Мисбах бабайны богавыннан тотып шушы лифт ишеге төбендә байтак басып тордылар да, күтәрткеч җайланмасы килмәгәч, 85 яшьлек гаепләнүче картны җиденче катка әйдәкләп алып менеп киттеләр. Чөнки мәхкәмә шул каттагы бүлмәдә билгеләнгән иде.

1:46
Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау утырышы узды
0:00:00
йөкләү
  • 270p | 3.2MB
  • 360p | 4.5MB
  • 720p | 13.2MB

​Утырыш барышында казый гаепләнүчедән ни өчен урысча белмәве хакында да ныклап кызыксынды. Мисбах Сәхәбетдинов бу очракта кемнәрдер көткәнчә: “Мин урыс телен яратмыйм”, димәде. “Шулай килеп чыкты, тирә-ягымда гел яхшы кешеләр, татарчаны белүчеләр, хөрмәт итүчеләр булды”, диде.

Мәхкәмәдән соң урамда Мисбах бабйның туганнары белән сөйләшеп алдык. Аның икетуган оныгы Салават Галләмов әлеге үтерү турында мондый фикер йөртә:

Салават Галләмов

​“Моннан биш ел элек авылда утын кискәндә Мисбах бабай электр пычкысына баш бармагын эләктерә. Дәвалану өчен Чаллыга, табиб Андрей Железновка бара. Бүлмәгә кергән бабайның беренче эш итеп җәрәхәтле бармагын карарга тиешле табиб аңа тупас рәвештә түбәтәен салырга боера. Менә шул күренешкә игътибар итәргә кирәк. Нәкъ менә тупас рәвештә боера. Кайбер рәсми хезмәтләр дә, кайбер аерым кешеләр дә үтерүне түбәтәй белән генә бәйләп, милли җирлектәге җинаятькә бәйләмәкче була. Эш түбәтәйдә булмый, эш - табиб Андрей Железновның тупас кылануы белән бәйле. Мисбах бабай табибның шушы кыланышлары белән риза булмый, җәрәхәтле кешегә ярдәм күрсәтүне таләп итә. Нәтиҗәдә, табиб шифаханә сакчыларын чакырта. Ике сакчы аны өстерәп-тарткалап урамга чыгарып ташлый. Бабай шушы башбаштаклыкны кичерә алмый. Биш ел буе йөрәгендә йөртә һәм инде түзә алмагачтыр, шушы җинаятькә бара”.

Мәхкәмәгә килүчеләр

Салават Галләмовның бу сүзләре никадәр дөреслеккә туры килә? Аны ачыклау өчен яклаучы Гөлшат Шакировага мөрәҗәгать иттек. “Әйе, тикшерү барышында гаепләнүче Мисбах Сәхабетдинов шушы хакта беркадәр мәгълүматлар, күрсәтмәләр бирә. Әле тикшерү бара. Шуңа барысын да бәян итү мөмкин түгел”, диде яклаучы. Әңгәмәдәшләребез әйтүенчә, Мисбах бабайны урамга чыгарып ташлаучы шифаханә сакчыларын ачыклый алмаганнар яки теләмәгәннәрме, диләр.

Мисбах бабай тагын дүрт ай сак астында калачак

​Яклаучы сүзләренә караганда Мисбах Сәхәбетдиновка Русия җинаятьләр кодексының дүрт маддәсе буенча гаепләү белдерелә:

  • 30нчы маддә 3нче бүлек – җинаятькә әзерләнү
  • 105нче маддә 1нче бүлек – үтерү
  • 222 маддә – канунсыз корал алу, саклау, йөртү
  • 223нче маддә – канунсыз рәвештә корал ясау.

бәйле язмалар

  • Чаллыда табибны үтерүдә гаепләнгән Мисбах Сәхәбетдинов эше мәхкәмәгә тапшырылган

  • "Бу дәрәҗәгә җиткермәсәләр, Мисбах бабай аны эшләмәгән булыр иде"

  • Медиа: Яңа Мусабай пенсионеры табибка түбәтәй салырга кушкан өчен аткан

соңгы язмалар

  • Төркия һәм Казакъстанда Башкортстан вәкиллекләрен пантөркичелек өрәге яба сыман

  • Уфада "Ак калфак" оешмасы татар мәдәни үзәген ачты

  • Уфада альтернатив Нәүрүз бәйрәме узды

  • Башкортстан "Татар кызы-2016" бәйгесендә Эдельвейс Ихсанова җиңде

  • “Чиркәвебезнең яртысы – татар”

  • Диләфрүз Хәйруллина: Казаннар Мәскәүләр кебек татар телен сакламый

күрми калмагыз

  • татарстан

    Гүзәл Яхина: "Зөләйха – милләт түгел, аерым бер кеше тарихы"

  • әңгәмә

    Касьянов: "Хакимияткә килсәк, милләтләрнең хокукларын яклаучы Конституцияне тулысынча үтәр идек"

  • кырым

    Евровидение оештыручылары Җамала җырында сәяси төсмер тапмаган

  • татарстан

    Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды

  • дөнья

    Төркия урынына Иранмы?

  • татарстан

    "Телне үстерү эшен кечкенә балалардан башларга кирәк"

фикрләрне күрсәт

Back to top
XS
SM
MD
LG